Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләр баллы яңа ел бүләкләреннән коры калырга мөмкиннәр
Сәүдә үзәкләре яңа ел төргәкләрендә нинди маркировка кирәклеген аңламыйлар һәм штрафлар булыр дип куркалар.
(Казан,13 сентябрь, «Татар-информ»). Илнең эре ритейлерлары Яңа ел бүләк, конфет җыелмалары өчен штрафка тартылудан куркалар. Закон нигезендә һәр эшләнмәдә барлык мәгълүмат маркировка белән булырга тиеш. Димәк, җыелмадагы һәр конфетның да маркировкасы булырга тиеш, ә бу һич тә мөмкин түгел дип яза "Известия".
Әлеге каршылыклы очракны хәл итүне сорап Ваклап сату компанияләре Ассоциациясе Роспотребнадзорга мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы Россия законы товарны сатып-алу вакытында барлык мәгълүматларны да җиткерүне таләп итә. Әмма законда әлеге мәгълүмат төргәк тышында күрсәтелергә тиешме, әллә сатучыдан бу товар хакында сертификат сорау да җитәме икәнлеге әйтелмәгән.
”Россия таянычлары” - "Опоры России" башкарма директоры урынбасары Иван Ефременков әйтүенчә, төргәк тышында һәр конфет турында язмау кулланучылар хокуклары бозылган очрагы булып бәяләнергә һәм юридик затларны 10 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкин булуларын искә төшерә. Ә инде юридик зат икенче кат шундый ук хокук бозуга барса, санкцияләр нык сизелерлек – бер ялгыш маркировка өчен 300 мең сумга кадәр штраф каралган. Әлеге санкциялр сәүдә челтәрләренә кулланылган кебек, җитештерүчеләргә дә кагылырга мөмкин.
Кондитер сәнәгате оешмалары Ассоциациясендә әлеге хәлдән чыгу юлын белмиләр. Нәтиҗәдә, россиялеләр бит баллы яңа ел бүләкләреннән коры калырга мөмкиннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз