Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләр бәхет өчен кирәкле сумманы атады
Ир-атларга (203 мең) бәхетле булу өчен хатын-кызларга (155 мең) караганда күбрәк акча кирәк.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Superjob сервисы үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә бер кешегә уртача алганда бәхет өчен аена 178 мең сум акча кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза.
Аналитиклар билгеләп үткәнчә, бу — 2014 елдан бирле иң зур сумма. Ул чагында бәхет өчен кирәкле уртача сумма 184 мең сумга тигез иде.
Мәскәүдә яшәүчеләрнең «аппетиты» иң зурысы булып чыккан — аларга бәхет өчен уртача 228 мең акча кирәк. Икенче урында — Владивосток (204 мең), өченчедә — Ростов-Дон (198 мең). Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәхетле булу өчен — 192 мең, Екатеринбург халкына — 186 мең, Оренбургта яшәүчеләргә 138 мең сум да җитә.
Ир-атларга (203 мең) бәхетле булу өчен хатын-кызларга (155 мең) караганда күбрәк акча кирәк. «Аппетит»ның зурлыгы яшькә (35-44 яшьлекләрдә ул аеруча югары булып чыккан), шулай ук керемгә дә бәйле. Аена 30 мең сумнан да кимрәк хезмәт хакы алучы россиялеләр бәхет өчен кирәкле сумманы — 110 мең, ә керемнәре 80 меңнән дә артып киткән кешеләр 228 мең сум белән бәяләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз