news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр арасында иң киң таралган аллергия ачыкланды

Россиялеләрдә аеруча киң таралган аллергия үсемлекләргә дип табылган.

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыруларга нигезләнеп, россиялеләрдә иң еш очрый торган аллергияне ачыклаганнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Россиялеләрнең 60 проценты фикеренчә, начар экология аллергия китереп чыгара. Моннан тыш, гражданнарда үсемлекләргә аллергия аеруча киң таралган (26%).

Тикшерү мәгълүматларына караганда, респондентларның 60 проценты кешенең аллергия үсешенә начар экология тәэсир итә дип саный. Башка сәбәпләр арасында россиялеләр продуктларның начар сыйфатлы булуын (42%), аллергиянең нәселдән килүен (41%) һәм иммун системасы начар булу аркасында (40%) дип атаганнар.

Сораштыру күрсәткәнчә, аеруча киң таралган аллергия - үсемлекләргә (26%). Респондентлар арасында 25 проценты - даруларга аллергик реакцияне атаган, тузан һәм нинди дә булса азык-төлеккә - 22 процент, йорт хайваннарына - 12 процент.

news_right_1
news_right_2
news_bot