(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатьләре буенча Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы РФ Хезмәт кодексы нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәм көне булып санала, дип хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 5 августында гамәлгә куелган “2011 елда ял көннәрен күчерү турындагы” карары нигезендә 2011 елда шимбә көн 5 март дүшәмбегә 7 мартка күчерелә.
Шулай итеп, 5 көнлек эш атнасында 6,7 һәм 8 март ял көннәре була, ә 5 март – эш көне.