news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр 2017 елда рекордлы күләмдә акча җыйган

Банк кертемнәрендә җыелган акчаның гомуми күләме 30 триллион сумга якын тәшкил иткән.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиялеләр 2017 елда рекордлы күләмдә акча җыйган. Банк кертемнәрендә җыелган акчаның гомуми күләме 30 триллион сумга якын тәшкил иткән. Бу – 2016 елга караганда 14 процентка артыграк, дип яза «Известия» Федераль дәүләт статистика хезмәтенә сылтама ясап.

2017 елның декабрь башына россиялеләр банк кертемнәрендә 29,5 триллион сум акча саклаган.

Моңа кадәр Үзәк банк билгеләп үткәнчә, узган елның икенче яртысында Россия халкы җыйган акчаның уртача күләме аена 150 миллиард сумга җиткән.

Бу – хезмәт хакының үсүе белән бәйле. Әйтик, социаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 10 процентка диярлек арткан. Моннан тыш, гражданнарның җыйган акчасы депозитлар буенча файдалы ставкалар нәтиҗәсендә дә күбәйгән.  

news_right_1
news_right_2
news_bot