news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләр 13 трлн сум чамасы кредит алган

Россиядә яшәүче бер кешегә уртача 87 мең займ туры килә, дип ачыклаган Плеханов исемендәге университет тикшерүчеләре.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Россиядә яшәүче бер кешегә уртача 87 мең займ туры килә, ә халыкка бирелгән кредитларның гомуми күләме 12,8 трлн сумга җиткән, дип яза “Известия” Плеханов исемендәге университет тикшеренүләренә сылтама белән.

Бер елда бер россиялегә туры килгән кредитның уртача күләме 12 мең сумга арткан, диелгән тикшеренүләрдә.

  • Иң күп займ Ямал-Ненец автоном округында яшәүчеләрдә – 217 мең сум, Ханты-Мансида -197 мең сум, Төмән өлкәсендә -125 мең сум. Кырым, Севастополь һәм Чечняда кредит алучылар аз, кредит күләме - 10-18 мең сум.

Кредит күләме процент ставкалары кимү исәбенә арта. Әмма Үзәк банк ставкалары, Европа белән чагыштырганда, югары кала һәм киләчәктә кредит проценты артырга мөмкин, дип билгеләп үтә аналитиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100