news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россияле Валентина Алексеева тарихта беренче «Мисс БРИКС» булды

Россияле Валентина Алексеева тарихта беренче «Мисс БРИКС» булды
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган «Мисс, миссис һәм кечкенә мисс БРИКС 2026» беренче халыкара матурлык конкурсында Miss BRICS номинациясендә Россия вәкиле Валентина Алексеева төп таҗны яулады.

«Мисс Россия – 2024» титулы иясе икенче һәм өченче урыннарны алган Боливия һәм Беларуссия көндәшләрен узып китте. Беларуссия вәкиле «Мисс» категориясендә тамашачылар симпатиясе призына лаек булды.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

«Миссис БРИКС» категориясендә жюри беренче урынны Көньяк Африка Республикасыннан катнашучыга бирде. Икенче урынга Казахстан вәкиле лаек булды, ул тамашачылар симпатиясе призын да алды. Россияле Александра Хватова иң көчлеләр өчлеген япты.

Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Яшь катнашучылар арасында – «Кечкенә мисс БРИКС» номинациясендә – Кытай вәкиле җиңү яулады. Икенче урында – Беларусь, өченчедә – БГӘ. Бу категориядә тамашачылар симпатиясе призы шулай ук Казахстанга эләкте.

news_right_1
news_right_2
news_bot