news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россияле татар кешесе Чикагода бер көндә 8 млн. АКШ доллары күләмендә табыш алган

Ләкин аңа карата гаеп эше ачылган

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). Россияле, ягъни ватандашыбыз Марат Юнысов, 4 июнь көнне Чикаго товар биржасында уйнап, 8 млн. АКШ доллары кадәр табыш алган.

Брокерлык ширкәтенең компьютер программасында хата табып, ул керемнәрен 10 мәртәбә киметеп күрсәткән һәм бер эш көне эчендә 19 мең алыш-биреш үткәреп (гадәттә, 3-4 мең генә була), шуның кадәр суммада табыш алган, дип хәбәр итә http://finance.newshare.info сайты. Марат Юнысовка карата исә Иллинойс судына дәгъва (иск) тапшырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot