news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиякүләм бәйгедә җиңгән тәрбияче Айсылу Лотфуллинаны Казанда каршы алдылар

Россиякүләм бәйгедә җиңгән тәрбияче Айсылу Лотфуллинаны Казанда каршы алдылар
Фото: © "Татар-информ", Абдул Фархан

Казанның 41нче мәктәбенең мәктәпкәчә төркемнәр тәрбиячесе Айсылу Лотфуллина «Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри бәйгесендә абсолют җиңүне яулады. 26 сентябрьдә Карачай-Черкесиядән Казанга җиңү белән кайткан тәрбиячене хезмәттәшләре һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин каршы алды.

Быел бәйге беренче тапкыр узды. Җиңү яулаган Айсылу Лотфуллина бәйгене киләсе елда Татарстанда уздыру мөмкинлеген алып кайтты. Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы һәм тәрбиячесе исеме өчен 104 катнашучы көрәшкән: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Финалистлар презентация әзерләгәннәр, мастер-класслар һәм тәрбияләнүчеләр белән дәресләр үткәргәннәр.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиңү белән кайткан укытучыга котлау һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Айсылу Газинуровнаның республикабызга җиңү алып кайтуы безнең барыбыз өчен дә зур вакыйга, мәртәбәле күренеш. Айсылу әле бик яшь. 12 ел стажының алтысын 41нче мәктәптә тәрбиячелек белән шөгыльләнә. Әмма ул шушы җиңүе белән татар телен, татар милләтен югарыга күтәрүче, аның дәрәҗәсен күрсәтүче, исемен аклаучы шәхес булып тарихка кереп өлгерде. Без аны бүген чын күңелдән котлыйбыз», - диде Илсур Һадиуллин.

32 регион арасында абсолют җиңүне яулаган Айсылу Лотфуллина «шатлыгының эченә сыймавын» белдерде. «Бүген Казанга җиңү белән кайтып төштек. Безне зурлап каршы алдылар. Мин шушындый дәрәҗәдәге бәйгедә беренчелекне яулап кайтуыбыз белән бәхетле. Мин мәктәбемә, Казаныма, Татарстаныма җиңү алып кайтуым белән бик канәгать», - диде тәрбияче.

Җиңүче бәйгенең һәрберсе төпле әзерлек таләп иткән дүрт этаптан торуын әйтте. «Этапларның һәрберсенә ныклап әзерләнергә кирәк иде. Берсен үтсәң, икенчесендә дә сынала аласың. Икенчесен үтсәң, өченчесенә дә узасы килә. Өченчедән дүртенчегә чыккач, җиңү теләге чиктән ашты», - дип искә алды тәрбияче.

Айсылу бәйгедә үзенең татар тәрбиячесе булуын горурлык белән күрсәтеп кайтуын белдерде. «Беренче этапта без үзебезне визитка ярдәмендә тәкъдим итәргә тиеш булсак, икенче этапта балаларга дәрес биреп күрсәтергә тиеш идек. Өченче этап булып тәрбия дәресе бирү торды. Финалда без коллегаларыбызга мастер-класс күрсәттек. Этапларның һәрберсендә татар телендә генә сөйләштем. Төрле тел укытучылары, тәрбиячеләре арасында мин үземнең татар тәрбиячесе булуымны горурлык белән күрсәттем», - ди ул.

Айсылу Лотфуллина бәйгедә зур җаваплылык белән көч сынашуын билгеләп үтте. «Мин Татарстаныбызның исемен яклавымны аңлый идем. Шул сәбәпле мин бәйгедә бик дулкынланып, зур җаваплылык тоеп үземне күрсәттем. Татарстан данын шундый югары дәрәҗәгә күтәреп, исемебезне аклап, җиңүне үзебезнеке итеп кайтып китә алуыбыз белән мин бик канәгать», - диде җиңүче.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100