news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиякүләм мәктәп урманчылыклары бәйгесенә гариза кабул ителә

Бәйгедә "Урман торгызу"; "Урманны саклау һәм яклау"; "Мәгърифәтчелек эшчәнлеге"; "Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру" номинацияләре була.

(Казан, 13 октябрь, "Татар-информ"). Мәктәп урманчылыкларының "Иң яхшы мәктәп урманчылыгы – 2019" россиякүләм смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс Россия Федерациясе субъектларының белем бирү һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эш итүче мәктәп урманчылыклары арасында 4 номинация буенча үткәрелә: "Урман торгызу";  "Урманны саклау һәм яклау"; "Мәгърифәтчелек эшчәнлеге"; "Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру".

Конкурста катнашу өчен  мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында анкета-заявка һәм материалларны 25 октябрьгә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: iri-vukolova@yandex.ru. 

news_right_1
news_right_2
news_bot