Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиякүләм хор фестивале була
Фестиваль конкурсына эләгү өчен Казанда 50дән артык коллектив үзен сынап карый
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). 22 һәм 23 ноябрьдә Казанда 2нче балалар музыкаль мәктәбе базасында Россиякүләм хор фестивале үткәреләчәк. 50дән артык хор – федераль дәрәҗәгә, соңыннан конкурсның финал этабына үтәр өчен көрәшә.
Төбәк этабында катнашучылар арасында сайлап алу турыннан балалар һәвәскәр хоры, балалар өйрәнү хоры, бер төркемгә караган һәм катнаш һәвәскәр хорлар, бер төркемгә караган һәм катнаш профессиональ хорлар – барлыгы 4 категория буенча коллективлар үтте. Россиякүләм хор фестивалендә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Нурлат, Чистай, Балтач, Мамадыш, Алексеевск һәм башка шәһәр-районнар катнаша. Коллективлар арасында балалар музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләре, урта гомуми белем бирү мәктәпләре һәм гимназияләре хорлары, шулай ук КДМУ, Казанның Суворов хәрби училищесы, КДАТУ, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының студентлар клубы хорлары бар. Россиякүләм хор фестиваленең финал этабы 2015 елның маенда Мәскәүдә үтәчәк. Аның барышында номинацияләр буенча җиңүчеләр һәм Гран-при иясе билгеләнә, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз