news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиягә Төркиядән йомыркаларның беренче партиясе килде

Россиягә Төркиядән йомыркаларның беренче партиясе килде
Фото: «Татар-информ»

Россиягә Төркиядән 316,8 мең данә йомырканың беренче партиясе кертелгән. Бу хакта Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«3 гыйнварда «Яраг-Казмаляр» үткәрү пункты аша Россия территориясендә алга таба сату өчен Төркиядән 19,36 тонна (316800 данә) күләмендә беренче партия азык-төлек йомыркасы кертелде», — диелә хәбәрдә.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте 2023 елның 29 декабреннән алты төрек предприятиесеннән инкубатор йомыркалары белән тәэмин ителешне ачкан. Бу хакта декабрь ахырында ведомство хәбәр иткән иде.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләвенчә, Россиядә йомырка бәяләренең тотрыклылануы Яңа елдан соң, үзебездә җитештерү арту һәм дустанә илләрдән продукциянең пошлинасыз керүе фонында көтелә. Җитештерү өлкәсендә эчке базарда тәкъдимнәрне арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, төп җитештерүчеләр белән күләмне өстәмә арттыру планы килештерелгән. Шул ук вакытта кайбер Россия ритейлерлары тавык йомыркасының төрле категорияләренә хак арттыруны чикләргә дигән карар кабул иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot