news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиягә Төркиядән ак май китерә башладылар

Россиягә Төркиядән ак май җибәрә башладылар. Продуктны 2024 елның 27 октябреннән бирле китерәләр. Бу вакыт эчендә инде 20 тонна ак май китерелгән, дип яза ТАСС Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Агентлыкка ведомствода хәбәр итүләренчә, 29 октябрьгә Россия Федерациясенә шулкадәр күләмдә ак май китерелгән. Бу мәгълүматларны «Ветис» федераль дәүләт мәгълүмат системасы бирә.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда складларда һәм кибет киштәләрендә вәзгыять тотрыклы, ак майга дефицит юк. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга белдергәнчә, республикада әлеге продукцияне җитештерүче барлык предприятиеләр штат режимында эшли.

Татарстанда шулай ук шикәр буенча дефицит һәм ажиотаж юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot