news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиягә озак вакытка килүче мигрантларга телефон сатып алырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр

Россиягә озак вакытка килүче мигрантларны киләчәктә электрон профильле телефоннар сатып алырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Федерация Советының Халыкара эшләр буенча комитеты утырышында статс-секретарь – РФ Эчке эшләр министры урынбасары Игорь Зубов белдерде.

«Бирегә килгән һәр мигрант, бигрәк тә хезмәт мигрантлары теркәлү вакытында телефон алырга тиеш булачак. Бу телефонда аның электрон профиле булачак», - дип китерә Зубов сүзләрен «РИА Новости».

Министр урынбасары сүзләренчә, мондый чара чит ил гражданнарының күченүен контрольдә тотарга һәм мигрантларның яшәү урынын алыштыру яки хәбәр итмичә башка торак пунктка күчү очракларын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Моннан тыш, система чит ил кешеләренә, мәсәлән, Россиядә булу вакыты бетү яки билгеле бер урынга килү кирәклеге турында хәбәрнамәләр җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot