news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә коронавирусның яңа штаммы килде

Россиядә коронавирусның яңа варианты – XEC йоктыруның ике очрагы ачыкланган. Бу хакта илнең баш санитария ведомствосы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә, дип яза «Труд» газетасы.

«Роспотребнадзор SARS-CoV-2 вирусының Россия территориясендә әйләнештә булган нуклеотид дәвамчыларына даими рәвештә молекуляр-генетик мониторинг үткәрә. <...> Шулай итеп, XEC вариантына караган ике COVID-19 очрагы теркәлгән – Ростов өлкәсендә һәм Уфада», — дип сөйләделәр ведомствода.

XEC – «омикрон» штаммының (беренче тапкыр 2021 елда Көньяк Африкада теркәлгән вирусның югары йогышлы варианты) генетик туганы. 2022 елда нәкъ менә «омикрон» Россиядә авыруның чираттагы дулкынын кузгатты. Бу бөтен пандемия чорында иң масштаблы дулкын булды: ул вакытта вирусны йоктыручылар саны тәүлегенә 200 мең кешегә җитте.

XEC авыруы симптомнары ковидның элеккеге вариантларыныкы белән охшаш: тән температурасы күтәрелү, тамак, баш һәм мускуллар авырту, ютәл, ис сизми башлау, аппетит югалу, арыганлык, томау.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, XEC штаммы принципиаль яңа куркынычлар тудырмый. Роспотребнадзор авырудан саклану өчен кулларны даими рәвештә сабын белән юып торырга, индивидуаль саклану чаралары кулланырга, авыручылар белән контактка кермәскә һәм биналарны яхшылап җилләтергә киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100