news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Садыйков: Санкцияләрнең кыйммәтле медицина җиһазлары бәясенә тәэсире юк диярлек

Санкцияләр кыйммәтле медицина җиһазлары бәясенә әллә ни йогынты ясамаган. «Россиягә каршы санкцияләрнең компьютер томографлары, магнит-резонанс ангиографлары, онкологик диспансерлар өчен җиһазларның бәясенә тәэсире булмады диярлек. Тендерлар уздырылды, бәяләр 2021 елгы», - диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков ТР Министрлар Кабинетында брифингта.

Аның сүзләренчә, логистика үзгәрүе белән бәйле рәвештә, тәэминат сроклары арту мәсьәләләре генә бар. «Россиягә дустанә булган Төркия, Казахстан, Әрмәнстан һәм башкалар белән эшлибез. 2022 елда куркыныч янавы фаразланмый», - диде Садыйков.

Быел республикага 1,2 мең берәмлек медицина җиһазы кайтарылачак. Бу компьютер томографлары, флюорографлар, омографлар, рентген-аппаратлар. «Узган елда сатып алынган җиһазларның 60 процентка якыны безнең илдә җитештерелгән - моңа компьютер һәм магнит-резонанс томографлары да керә», - диде министр.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтүенчә, медицина объектлары төзелеше мәсьәләсендә дә санкцияләр аркасында куркырлык урын юк. Төзелеш материаллары, җиһазлар Россия базарында яки дустанә илләрдә сатып алына.

«2022 елга кабул ителгән программаларга төзәтмәләр кертелми. Лимитлар расланган.  Быелга планлаштырылган объектлар сыйфатлы булып, вакытында кулланышка тапшырылачагында шик юк», - дип белдерде.

2022 елда сәламәтлек саклау оешмалары төзелешенә һәм төзекләндерүгә 7,5 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100