Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиягә импорт 2020 ел дәрәҗәсенә кадәр кимегән
Россиягә каршы яңа санкцияләр сәбәпле, илгә импорт күләме якынча 2020 ел дәрәҗәсенә кадәр кимегән. Бу турыда Федераль таможня хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Давыдовка сылтама белән РБК хәбәр итә.
Федераль таможня хезмәте 2022 елның февраленнән алып эчке сәүдә таможня статистикасын тәкъдим итүне туктаткан. 2020 елның апрелендә Россиягә Ерак чит илдән 15 млрд долларлык товар кертелгән, апрельдә бу күрсәткеч 22 млрд долларга кадәр арткан. Шул ук вакытта басма әңгәмәдәше статистика мәгълүматларын яңарту вакытына ачыклык кертмәгән.
«Төньяк-көнбатыш юнәлешләрдә импорт нык төшкән, чөнки анда портларны яптылар һәм Россия судноларына керү тыелган. Моннан тыш, Балтыйк буе илләрендә һәм Польшада ясалма рәвештә йөкләр тоткарлана һәм 100 процент тикшерүгә дучар булуы билгеле.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз