news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә чит илдән дарулар кайтартуга бәйле җитди проблемалар яный

Россиядә өзлексез терапиягә мохтаҗ пациентларны дарулар белән тәэмин итүгә бәйле җитди проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Көнбатыш илләре керткән санкцияләр аркасында чит ил фармацевтика компанияләренең бер өлеше дару китерү срокларын озайткан. Бу хакта ТАСС агентлыгы «Игелек боҗрасы» фондына сылтама белән хәбәр итә.

Матбугат хезмәтендә килеп туган катлаулы вазгыятьтән чыгу эзләүләрен билгеләп үттеләр. «Әмма Россия Федерациясенә карата санкцияләр басымы фармацевтика продукциясе китерүчеләрне түләү, тәэмин итү логистикасын яңадан карарга мәҗбүр итте. Нәтиҗәдә, дару китерү вакыты озайтылды, бу өзлексез терапиягә мохтаҗларны препаратлар белән тотрыклы рәвештә тәэмин итүдә җитди куркыныч тудыра», - диелә хәбәрдә.

Фондта билгеләп үтүләренчә, беренче чиратта, орфан (сирәк) авырулардан интегүчеләр кыен хәлдә калачак. Әлеге препаратлар Россиядә җитештерелми, ә тиңдәшләре белән алыштыру мөмкин түгел. Европа һәм Америка тәэмин итүчеләре әлегә даруларны китерә, әмма препаратлар кайтмый башларга да мөмкин. «Игелек боҗрасы» фонды кайбер позицияләргә караган дарулар алуга бәйле проблемалар кичерә башлаган инде.

«Игелек боҗрасы» фонды узган елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин указы белән төзелде. Ул тормышка яный торган һәм хроник чирләр, шул исәптән сирәк (орфан) авырулардан интегүче балаларга ярдәм күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100