Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиягә Америкадан маймыл чәчәгенә каршы дару кайтарачаклар
Россиягә Америкадан 200 төргәк тековиримат даруын кертәчәкләр. Ул Россиядә теркәлмәгән. Препарат маймыл чәчәге авыруын йоктыручыларга ярдәм итү өчен кулланыла. Бу хакта Россия Хөкүмәте карарында әйтелгән.
«Чәчәк вируслары, шул исәптән маймыл чәчәге белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү максатыннан, «Фармацевтика импорты, экспорт» акционерлык җәмгыятенә Россиядә теркәлмәгән халыкара атамасы булган тековиримат дару препаратын кертергә», - дип билгеләп үтелә хокукый мәгълүматның рәсми порталындагы документта.
Искәртик, әлеге авыру башланган вакытта Россиядә чир йоктыруның ике очрагы расланды. Ике пациент да авыруны чит илдә йоктырган, алар терелгән һәм хастаханәдән чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз