news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә үз орлык базасын булдыруга кимендә 10 ел вакыт кирәк - РФ авыл хуҗалыгы министры

Министр илдә орлыкчылыкны торгызуда дәүләт аякка басарга ярдәм итәчәк, дип белдергән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Россиягә үз орлык базасын булдыруга кимендә 10 ел вакыт кирәк, дип белдергән. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

"Безгә конкрет продукция булдыру өчен кимендә 10 ел вакыт кирәк, без ул процессны башладык инде, дәүләт ярдәм итеп, әлеге бизнесны арзанайтачак", - дип белдергән Россия авыл хуҗалыгы министры якшәмбе көнне “Бердәм Россия” Дәүләт Думасы депутатларының Аносинода узган семинар киңәшмәсендә.

Аның сүзләренчә, Россия практик рәвештә үзенең орлыкчылык өлкәсен югалткан. Аерым алганда, чит илдән чөгендер орлыгының  70 процент алына, дип искәртеп узган ул.

Ткачев хәзерге вакытта орлыкчылыкның чит ил синдикатлары кулында булуын, аларның бу базарны үз вакытында миллиард долларлар салып яулап алуларын әйтеп узган.

Министр илдә орлыкчылыкны торгызуда дәүләт аякка басарга ярдәм итәчәк, дип белдергән.

АХК буенча дәүләт программасы Россиядә селекцион-орлыкчылык үзәкләрен финанслауны күздә тота.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100