news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә Төркиядән цитрус җиләк-җимеш кертелә башлады

Россиягә мандариннарның беренче партиясе китерелде.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Төркия Россиягә цитрус җиләк-җимеш кертә башлады, дип хәбәр иткән әлеге продукцияне этәрү буенча төркем президенты Али Ковак Мәскәүдә матбугат конференциясендә. Бу хакта  "Интерфакс" яза.

Аның сүзләренчә, Россиягә мандариннарның беренче партиясе китерелгән. Төркиядән цитрус җиләк-җимешләрне кертү 9 октябрьдән рөхсәт ителде. Ул 2016 елның гыйнварыннан тыелган иде.

Төркия җиләк-җимешләрен кертү 20 октябрьдә башланды. Дөрес, узган атнада Кара диңгездә шторм булу сәбәпле, бу эш акрын барды дип белдергән Кавак. Шулай итеп, Төркия 2017 елның мартына кадәр Россиягә 600 мең тоннадан артык цитрус кертергә планлаштыра.

Россиягә цитрус җиләк-җимешләрне тыюның сезон башында гамәлдән чыгарылуы бик мөһим дип белдергән төркем башлыгы. Ул шулай ук тыюга кадәр Россия базарында Төркиянең өлеше 34,5 процент тәшкил иткән. РФ ел саен 1,6 млн тонна әлеге җиләк-җимешне кулланган. "Әгәр виноград, анар, помидор һәм башка продукцияләрне өстәсәк, яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең 60 проценты Төркиядән килә дияргә мөмкин", - дигән Кавак. Төркия ел саен 4 млн тонна чамасы цитрус җитештерә, аның 42 проценты экспортка китә. Продукция 93 илгә җибәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100