Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак
Төркиядән кайтартылган мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыклаган.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдән Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак. Бу хәл мандариннарда хлорпирифос пестицидының рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттыру белән бәйле. Бу хакта Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.
«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыклаган. Әлеге мандариналарда «Хлорпирифос» пестицидларының булуы ачыкланды. Аның концентрациясе максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып китә», — диелә хәбәрдә.
Пестицидлы мандариннар Төркиядән кайтарылган. Инфекция таралуга юл куймас өчен, аларны кертүне туктатырга карар ителде. Хәл Роспотребнадзор контролендә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз