news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә Төркиядән мандарин, апельсин, нектарин, өрек һәм слива кертелә башларга мөмкин

Илнең таможнясы Төркиядән цитруслы җиләк-җимешләрне кабул итәргә техник яктан тулысынча әзер.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Якын арада Россиягә Төркиядән яңадан цитруслы җиләк-җимеш кертелә башларга мөмкин, дип белдерде журналистларга Федераль таможня хезмәте башлыгы Владимир Булавин ведомствоның 25 еллыгына багышланган күргәзмәдә. Бу хакта "ТАСС" яза.

Федераль таможня хезмәте башлыгы урынбасары Руслан Давыдов Россия таможнясы техник яктан Төркиянең цитруслы җиләк-җимешләрен кабул итәргә әзер булуын билгеләп үтә.

2016 елның гыйнварыннан Россия Төркия яшелчәләрен һәм җиләк-җимешләрен кертүне тыйган иде. Бу исемлектә апельсин, мандарин, виноград, алма, груша, өрек, шәфталу, нектарин, слива, каен җиләге һәм җир җиләге урын алган иде. Моннан тыш, помидор, кыяр, чәчәкле кәбестә һәм брокколи, суган, шулай ук туңдырылган күркә һәм тавык итләре тә чикләүгә эләкте. Бу карар илләр арасындагы сәяси низаг аркасында Төркиягә карата күрелгән санкцияләрнең бер өлеше булды.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәте дә Төркиядән борыч, анар һәм баклажан, латук һәм айсберг салатларын, ташкабак һәм кабак кертүне тыйды.

Агымдагы елның 9 октябрендәге карар нигезендә Төркия Россиягә янә мандарин, апельсин, шәфталу һәм нектарин, өрек, слива сата ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100