news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә каршы ЕС санкцияләре 2015 елның мартында йомшарырга мөмкин

ЕС илләренә 15 марттан соң санкцияләр срогын озайту өчен янә бердәм карарга килергә кирәк булачак

  (Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Евросоюз тарафыннан Россиягә карата кабул ителгән санкцияләр якын арада йомшартылмаячак, әмма тулы күләмдә 2015 елның март уртасына кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә РИА «Новости» «Коммерсант» газетасының ЕС структураларындагы чыганагына сылтама белән.

Евросоюз илләренең даими вәкилләре бүген Россиягә каршы санкцияләр режимы һәм Украинадагы вазгыять буенча фикер алышачак, әмма бу очрашуда ниндидер карар кабул итү планлаштырылмый.

Әгәр Украинада вазгыять азмы күпме тотрыклы була икән, ЕС илләре Россиягә каршы санкцияләрне тулысынча озайтырга теләмиячәк һәм йомшартуны таләп итәчәк. ЕС әгъзаларының күпчелеге Минскидагы килешүдән соң, ягъни Украинадагы вазгыять тотрыклына башлагач, үз көченә кергән санкцияләр пакетыннан канәгать түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100