news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә Европаның кайбер илләреннән кош итен кертү тыелды

Тыюның сәбәбе - Европа Берлеге территориясендәге кош үрчетү хуҗалыкларында грипп тарала башлау.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге кошларда югары патогенлы грипп очраклары теркәлгән Европа илләреннән кош итен һәм башка азык-төлек продукциясен кертүне тыйган. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.

Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге матбугат секретаре Юлия Мелано бу гамәлгә бару Европа Берлеге территориясендә авыру таралышының артуы һәм Россия территориясенең эпизоотик иминлегенен яклау әһәмияте белән бәйле дип аңлаткан.

Шулай ук ул югары патогенлы гриппның Австрия, Бөек Британия, Венгрия, Болгария, Греция, Германия, Италия, Нидерландлар, Польша, Румыния, Словакия, Франция, Хорватия, Чехия, Швеция кош үрчетү хуҗалыкларында теркәлгән булуын хәбәр иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100