news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Россиягә чит илләрдән килгән студентлар” республика семинарында төп игътибар куркынычсызлык мәсьәләләренә биреләчәк

Куркынычсызлык мәсьәләсе, чит ил студентлары өчен генә түгел, башка студентлар өчен дә мөһим

(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). 23-24 май көннәрендә Казанда узачак “Россиягә чит илләрдән килгән студентлар” республика семинарында төп игътибар куркынычсызлык мәсьәләләренә биреләчәк.
ТР Студентлар лигасы рәисе Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, чит ил студентлары Россиягә үзенең үзенчәлекләре белән килә. “Шуңа күрә куркынычсызлык мәсьәләсе, чит ил студентлары өчен генә түгел, башка студентлар өчен дә мөһим. Без чит ил студентларына үзебездә – уку йортларында да, алар буш вакытын уздыра торган урыннарда да уңайлы һәм имин шартлар тудыру өчен тырышырга тиеш”, - диде ул. Шул ук вакытта чит ил студентлары белән килә торган “безнең өчен ят булган” агымнардан үзебезне сакларга кирәклеген дә әйтеп.
Чит ил студентлары ассоциациясе җитәкчесе Аденийи Адебайо исә чит илгә китү алдыннан һәр студент куркынычсызлык мәсьәләсе турында, аерым алганда, теге яки бу илдә иминме дип уйлавын җиткерде.
Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗановның да иминлек мәсьәләләренә карата үз фикере бар. “Яшьләр арасына ислам радикализмы, ваһһабчылык, экстремизм үтеп керергә һәм таралырга тиеш түгел. Минем янга ислам илләре вәкилләре, безнекеләр дә килеп, биш вакыт намаз уку өчен урын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Ректоратта бу хакта кайнар бәхәсләр булды. Һәм без “вуз – ул дөньяви учреждение. Бездә Конституция буенча дин дәүләттән аерылган. Без – дәүләт федераль учреждениесе” дигән карарга килдек, беркемнең дә тәкъдимен кабул итмәдек. Мин бу карар дөрестер дип уйлыйм. Вакыт үтү белән, алар безне аңлады. Диннәр һәм төрле агымнар бик күп, мәсәлән, Африкада үз юнәлешләре бар. Аларның берсенә бирсәң, башкаларына да кирәк. Моны катгый, тәфсилләп аңлатып бирергә туры килде. Бездә мәчетләр дә, православие чиркәүләре дә, синагогалар да бар. Дәрестән соң анда баруны берәү дә тыймый. Йолаларны үтәү – сезнең хокукыгыз. Әлбәттә, уку йортыннан читтә. Бу – бик четерекле мәсьәлә. Монда аңлату эшләре алып барырга кирәк. Чөнки бу безнең карар түгел. Бу – дәүләт тарафыннан алып барыла торган эш контекстында, - диде ул, студентлар белән эшкә көн саен, планлы рәвештә игътибар бирелергә тиешлеген әйтеп. - Әгәр кайдадыр нәрсәгәдер игътибар биреп җиткерелмәсә, мәсьәләгә сүлпән каралса, проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә алар укырга тиеш, ә буш вакытта студентларны иҗтимагый эш һәм спортка җәлеп итәргә кирәк”. КДЭУда 199 чит ил студенты белем ала.
Семинарда шулай ук Россия, Татарстан җирлегенә җайлашу (чит ил студентлары өчен нәкъ менә җайлашу мәсьәләсе иң авырлардан санала), чит ил студентларының мәшгульлеге мәсьәләләре дә каралачак. “Чит ил студентларының мәшгульлеге Универсиада уздыру алдыннан бигрәк тә актуаль. Аларга уеннар вакытында чит илләрдән коллегалары белән эшләү җайлырак”, - диде Тимур Сөләйманов.
Җыенда чит илләрдән килгән студентлар белән эшләү концепциясе проекты каралачак. Анда Томск, Түбән Новгород шәһәрләреннән, Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларыннан студентлар, экспертлар, Татарстаннан чит илләргә барып белем алган студентларның тәҗрибәсе гомумиләштереләчәк. Шулай ук чит илләрдән килеп укучы студентлар өчен юл күрсәткеч, социологик тикшеренүләр тәкъдим ителәчәк.
Семинарда 200дән артык студент катнашачак. Аларның илледән артыгы- Казан шәһәре вузларында белем алучы студентлар, утызлабы – Россия, шул исәптән, төбәкләре вузлары студентлары һәм экспертлары. Шулай ук РФ Дәүләт Думасыннан экспертлар катнашуы көтелә.
Татарстан Республикасында 3043 чит студенты белем ала. Алар – 15 якын чит илдән һәм 78 ерак чит илдән.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot