Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиягә Белоруссия һәм Казахстаннан шикәр кертү чикләнергә мөмкин
Авыл хуҗалыгы министры аңлатуынча, Россия шикәре Белоруссия һәм Казахстаннан зур продукция агымы килү шартларында көндәшлеген югалтты.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Россия, илдә җитештерелгән продукциянең көндәшлеген арттыру максатыннан, Белоруссия һәм Казахстаннан шикәр кертүне чикләргә мөмкин, дип белдергән Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
Министр аңлатуынча, Россия шикәре Белоруссия һәм Казахстаннан зур продукция агымы килү шартларында көндәшлеген югалтты. Бәяләр ике тапкырга төште – август башы белән чагыштырганда шикәрнең килограммы 44тән 26 сумга кадәр арзанайды.
«Бер яктан, бездә шикәр артыгы белән җитештерелә, шуңа күрә артык өлешен (700 мең тонна) читкә чыгарырга тиешбез. Икенче яктан, өченче илләрдән безнең базарга шикәр кертелә», – дигән Ткачев.
Министр сүзләренчә, шикәр җитештерү буенча Россиянең кайбер предприятиеләре килеп чыккан вазгыятькә бәйле банкротлыкка якын тора. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы министрлыгы тиешле чаралар күрергә тиеш.
Элегрәк Александр Ткачев Россиягә Белоруссия һәм Казахстаннан шикәр кертү илдәге продукциягә сорау кимүгә китерәчәген белдергән иде инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз