news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиягә багышланган XII илкүләм журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды

Бүләкләү тантанасы 4 октябрьдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында булачак.

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). "Күп йөзле Россия" ("Многоликая Россия") XII Бөтенроссия журналистлар бәйгесенә нәтиҗә ясау төгәлләнде. Бу хакта “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Җиңүчеләр “Телесюжетлар циклы”, “Радиотапшырулар (репортажлар) циклы”, “Телепроект (документаль фильм, телетапшырулар циклы)”, “Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы”, “Басма матбугатта язмалар циклы”, “Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-яшүсмерләрнең мәгърифәтчелек проектлары” кебек номинацияләрдә ачыкланган.

Бәйге җиңүчеләрен 4 октябрьдә “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында бүләкләячәкләр.

  • 2019 елда бәйгенең приз фонды 1,82 млн сумны тәшкил итә. Аның 500 мең сумы Гран-при ияләренә бирелә.
  • Бәйгене Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы гамәлгә куя һәм оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100