Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиягә Аеклык көне "кайтырга" мөмкин
Илдә алкоголизмнан интегүче 1,8 миллион кеше исәптә тора
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Элек илебездә Аеклык көне булган: ул 1914 елдан бирле 11 сентябрьдә илкүләм билгеләп үтелгән, әмма революциядән соң “онытылган”, дөрес, совет чорында исереклеккә каршы көрәш алып бару омтылышлары булган. Хәзер аны кабаттан кайтару турында уйланалар. РФ Дәүләт Думасының фән һәм фән өлешле технологияләр комитеты рәисе урынбасары Михаил Дегтярев (ЛДПР) федераль дәрәҗәдәге рәсми бәйрәм булдыру турында тәкъдим белән чыкты, закон проекты әзерләнә. Бу көнне шул ук 11 сентябрьгә билгеләү күздә тотыла. Элек ул көн Россиядә “Головосек” дип аталган – ул изге Иоанн Предтечиның исерек бәйрәмдә башын кискән көн.
Депутат Аеклык көнендә ил күләмендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыюны кертергә тәкъдим итә, хәер, ул 100 ел элек шулай гамәлдә булган да.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган ел кулланылган исерткеч эчемлек бер кешегә 13,5 литр туры килгән. Россиядә алкоголизмнан интегүче 1,8 миллион кеше рәсми исәптә тора, дип яза “Известия”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз