Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядө онлайн-платформалардан кулланучыларның яшен тикшерү системасын кертергә җыеналар
Россия Цифрлы үсеш министрлыгы онлайн-платформалардан кулланучыларның яшен билгеләү механизмнарын гамәлгә кертергә җыена. Бу хакта Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узган IT-иртәнге аш вакытында ведомство башлыгы Максут Шадаев белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс».
«Якын киләчәктә платформаларга яшьне тикшерү механизмнарын интеграцияләү бурычы тора», – диде Шадаев.
Министр билгеләп үткәнчә, күп кенә алдынгы илләр, шул исәптән Европа дәүләтләре, бу өлкәдә кагыйдәләрен кырысландыра.
Цифрлы үсеш министрлыгы мисал буларак кулланучыларның яшен тикшерү механизмнары кулланылучы Roblox онлайн-уен платформасы тәҗрибәсен өйрәнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз