Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядән чыгуны тыю өчен бурыч чиген 90 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр
Дәүләт Думасына гражданинның Россиядән чыгуын чикләү ихтималын күздә тоткан бурычның минималь күләмен арттыруга юнәлдерелгән закон проектын тапшырачаклар. Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов шул хакта хәбәр итте.
Инициатива нигезендә, бурыч чиген өч тапкыр - 30 меңнән 90 мең сумга кадәр - арттырырга тәкъдим ителә. Бурычлы кеше әҗәтне түләү буенча таләпләрне үтәмәгән очракта, ул 10 меңнән 30 мең сумга кадәр артачак.
«Башкарма производство турында»гы Федераль законның 67 маддәсе 1 һәм 2 өлешләренең 3 пунктына үзгәрешләр кертергә, алар нигезендә суд приставы чит илгә чыгуны чикли ала торган бурычның минималь планкасын өч тапкыр, ягъни әҗәтен түләмәүчеләр өчен бурыч чиген - 30 меңнән 90 мең сумга, ә бурычлы кеше әҗәтен түләү буенча таләпләрне үтәмәгән очракта 10 меңнән 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә», - диелә Нилов Телеграм-каналында урнаштырылган закон проектына аңлатма язуында.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, әлеге яңалык алимент бурычларына кагылмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз