news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядәге барлык кибет киштәләрендә газета-журналлар урын алачак

Сәүдә челтәрләре вакытлы матбугат басмаларын кибет киштәләренә кире кайтарырга тиеш. Моның өчен аларга бер ай эчендә Россия нәширләре белән хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк, дип белдерде РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Дмитрий Евтухов.

«Без басма продукцияне сату эше системалы рәвештә оештырылуын беләбез, шуңа күрә сәүдә вәкилләренең ваклап сату челтәрләрендә газета-журналлар булмаска тиеш дип юк-бар сәбәп табарга тырышуы урынсыз», - дип белдерде ул сәүдә челтәрләрендә басма продукцияне таратуга багышланган киңәшмәдә.

Евтухов вакытлы матбугатның сәүдә челтәрләренең бер өлешендә инде тәкъдим ителүен билгеләп үтте, әмма аларда урын алган газета-журналларның күләмен арттырырга һәм ассортиментын киңәйтергә кирәк. Тагын бер мөһим әйбер – тәкъдим ителгән товарларның актуальлеге, чөнки газеталарның «яшәү срогын» азык-төлек булмаган башка товарлар белән чагыштыру мөмкин түгел.

Әгәр таләп үтәлмәсә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәсьәләне норматив җайга салырга һәм кибет киштәләрендә газета-журналларның урынын закон нигезендә беркетергә ниятли.

Элегрәк журналистлар Россия Президенты Владимир Путин исеменә хат әзерләп җибәргән иде, анда шул исәптән супермаркет киштәләренә газета-журналларны кире кайтару хакында да сүз бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100