news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядәге ашлык җитештерүчеләргә өстәмә рәвештә тагын 10 миллиард сум бирелә

Ашлык җитештерүчеләргә өстәмә 10 миллиард сум бүлеп бирү килешенгән. Бу акчаны төбәкләр киләсе атнада ала башлар дип көтелә. Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев бу хакта оператив штаб утырышында белдерде. Ведомствоның матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

«Киләсе атнада акча төбәкләргә килер, һәм сез аларны мөмкин кадәр оператив төстә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә җиткерерсез дип өметләнәбез», – диде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, сатылган бер тонна ашлык бәясен субсидияләү ставкасын билгеләү мөмкинлеге каралган. «Регионнарга, элеккеге кебек үк, чыгымнарны кайтару дәрәҗәсен көйләү мөмкинлеге бирелде», – дип өстәде Патрушев.

Ул шулай ук ашлык җитештерүчеләргә ярдәм итү механизмына Россия Хөкүмәте үзгәрешләр кертүен искәртте. Аерым алганда, аграрийларның чыгымнарын аванслау мөмкинлеге булдырылды. 2022 елда бу юнәлешкә 10 миллиард сум каралган, аларның бер өлеше алучыларга инде җибәрелгән, дип ассызыклады министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot