news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә «Зур Укытучылар атналыгы – 2026» дәвам итә

Россиядә «Зур Укытучылар атналыгы» бара. Бу чара ел саен укытучылар һәм бөтен мәгариф системасы хезмәткәрләре, педагоглар, тәрбиячеләр, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, тәрбия буенча киңәшчеләр, җитештерү осталары, укытучылар, студентлар, шулай ук барлык төбәкләрдән килгән остазлар тормышында иң кызыклы вакыйгага әверелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге вакыйга барлык россиялеләр белә торган өч мөһим бәйрәмгә: Укытучылар көненә, Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә хезмәткәрләр көненә һәм урта һөнәри белем бирү көненә багышланган.

2026 елда «Зур Укытучылар атналыгы»ның төп чаралары 28 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot