news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Жириновский исемендәге стипендия булдырылды

2025 елның 1 сентябреннән Россиядә Владимир Жириновский исемендәге исемле стипендия гамәлгә кертелә. Россия Хөкүмәте телеграм-каналында хәбәр итүләренчә, түләүләргә көнчыгышны өйрәнү һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән студентлар һәм аспирантлар дәгъва итә алачак.

Ел саен студентларга 10 стипендия (һәрберсе аена 15 мең сум) һәм аспирантларга 10 стипендия (һәрберсе аена 20 мең сум) билгеләнәчәк. Стипендия алу вакыты 12 ай тәшкил итәчәк, ә сайлап алу конкурс нигезендә үткәреләчәк.

Кандидатлар яхшы һәм бик яхшы билгеләргә укырга тиеш. Шулай ук аларның фәнни язмалары, конференцияләрдә катнашу, грант тикшеренүләрен башкару яки зур конкурсларда җиңү тәҗрибәсе булу зарур.

Владимир Жириновский – ЛДПР партиясенә нигез салучы, сәясәтче һәм көнчыгышны өйрәнүче – 2022 елның 6 апрелендә озак авырудан соң вафат булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100