Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә юллардагы камераларга карата яңа таләпләр гамәлгә керде
1 сентябрьдән Россиядә федераль законның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын фото- һәм видеога төшерү системаларын куллануны җайга сала торган яңа нигезләмәләре үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Узган елның маенда РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган закон проекты юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны терки торган барлык җайланмаларның да (стационар һәм мобиль), үзләре урнашкан зонада барлык хилафлыкларны теркәп, автомат рәвештә, кешенең турыдан-туры катнашыннан башка эшләргә тиешлеген күздә тота.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, торак пунктларда камералар торак пункт башлануын күрсәтә торган билгедән 100 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш. Аны урнаштыру рөхсәт ителгән урыннарга җәмәгать транспорты өчен бүленгән полосалы юллар, җәяүлеләр кичүе, урам чатлары, аварияләр күп була торган участоклар, үлчәү контроле пунктлары, юл эшләре зоналары, шулай ук парковка яки туктап тору тыелган урыннар керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз