news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә җылылыкны экстрен кушу һәм сүндерү процедурасын кертергә мөмкиннәр

Россиядә һава температурасы сезон нормаларыннан кисәк тайпылганда җылылык системасын экстрен рәвештә кушу яки сүндерү механизмын эшләргә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары, Дума комитеты каршындагы торак-коммуналь хуҗалык буенча экспертлар советы башлыгы Владимир Кошелев әйтте, дип яза РИА Новости.

Парламентарий сүзләренчә, җылылык сезоны башлану һәм төгәлләнү вакыты гражданнар өчен иң нәзберек мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Көзен кырау төшкәндә фатирларда бик салкын, ә язын җылыткач бик эссе булырга тиеш түгел, дигән ул.

Һава торышы аномалияләре булганда төгәл һәм тиз эш итү алгоритмы кирәк, дип аңлатты Владимир Кошелев. Аның фикеренчә, бу алгоритм җылылыкны экстрен рәвештә кушу яки туктатуның гади процедурасын күздә тотарга, җаваплылык зоналарын билгеләргә һәм хакимиятләрне халык мәнфәгатьләрен кайгыртып ашыгыч карарлар кабул итәргә мәҗбүр итәргә тиеш.

Төп максат – календарьне һәм нормативларны формаль рәвештә үтәү түгел, ә торак биналарда уңайлы температура саклау, диде парламентарий.

Депутат сүзләренчә, җылылыкны үз вакытында бирмәгән яки туктатмаган өчен идарәче компанияләр һәм ресурслар белән тәэмин итә торган оешмалар гына тулысынча гаепле булырга тиеш түгел, чөнки алар катгый рәвештә расланган кагдыйдәләр буенча эшли.

Җылылык сезоны башлану яки төгәлләнү турында карарны җирле үзидарә органнары уртача нормативларга таянып кабул итә. Әмма бу нормалар еш кына һава торышының кисәк үзгәрүенә өлгерә алмый һәм аерым йортларның үзенчәлекләрен исәпкә алмый, диде Кошелев.

Ул экстрен механизм булдыру җылылык белән тәэмин итү системасының энергия нәтиҗәлелеген арттырырга, чыгымнарны киметергә һәм хезмәтне кешеләр ихтыяҗына күбрәк юнәлтергә булышыр дип ышана.

news_right_1
news_right_2
news_bot