news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшелчәләрнең бәясе төшә

Россиядә кәбестә, кыяр, помидор, суган һәм кишер бәясе кимүен дәвам итә. Бәрәңге һәм алма янә кыйммәтләнә, әмма бәяләр үсеше темпы акрыная. Бу хакта РИА Новости яза.

4 июньнән 10 июньгә кадәр кәбестә уртача 6,39 процентка арзанайган (узган атнада аның бәясе 3,19 процентка кимегән, ел башыннан - 26,28 процентка арткан).

Бәрәңге 0,3 процентка кыйммәтләнде (бер атна элек - 1,61 процентка, ел башыннан алып 10 июньгә кадәр – 41,68 процентка), ә суганга бәя 1,16 процентка кимеде (моңа кадәр - 0,41 процентка, ел башыннан - 82,76 процентка артты).

Кыяр 8,34 процентка арзанайган (бер атна элек алар бәясе 12,89 процентка кимегән, ә ел башыннан - 38,26 процентка), помидор 4-10 июньдә 8,87 процентка арзанайган .

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100