news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләрнең татарча порталларны һәм сайтларны күбрәк укый башлавы ачыкланган

Россия халкы татар телендә күбрәк укый башлады. МегаФон абонентларының мәгълүматлар аналитигы буенча, 2024 елда татарча контентлы порталларга һәм сервисларга юнәлтелгән дата-трафик узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка арткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта онлайн-мәгълүматларның 61 проценты татарстанлыларга , ә тагын 39 проценты илнең башка төбәкләре кулланучыларына туры килә. Мондый сайтларга Башкортстан һәм Самара өлкәсе операторлары клиентлары аеруча зур кызыксыну белдерә. Шулай ук беренче бишлеккә мәскәүлеләр, Ханты-Манси автономияле округы - Югра һәм Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр кергән.

Татар телендә чыга торган вакытлы басмаларның социаль челтәр мәйданчыклары Ел саен иң тиз үсә барган категория булып тора. Агымдагы елның тулы булмаган дүрт аенда яңалыклар порталларына килүчеләр, узган ел белән чагыштырганда, 36 процентка күбрәк мобиль интернет-трафик сарыф иткән. Сайтта булуның уртача дәвамлылыгы буенча шулай ук онлайн-массакүләм мәгълүмат чаралары алда бара.

Балалар контенты, анимацион фильмнар һәм телевизион программалар булган ресурсларга Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан һәм Смоленск өлкәсеннән кулланучылар ешрак керә. Татарча яңалыклар мәгълүмат порталларын нигездә Башкортстан, Самара өлкәсе һәм Ханты-Манси автономияле округы – Югра халкы укый. Телнең нечкәлекләре өйрәнә торган сайтларны һәм онлайн-сүзлекләрне Пенза, Башкортстан һәм Мәскәү кешеләре башкалардан күбрәк куллана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100