news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсияләре апрельдән 14,75 процентка арта

Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсияләре апрельдән 14,75 процентка арта
Фото: «Татар-информ»

Киләсе елның 1 апреленнән россиялеләрнең социаль пенсияләре 14,75 процентка артачак һәм якынча 15,5 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин раслаган Пенсия һәм социаль иминият фондының якындагы өч елга бюджеты турындагы законда әйтелә. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Документта социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча түләүләр турында сүз бара. 2026 елга исәпләнгән план нигезендә, түләүләр 4,5 процентка, ә тагын бер елдан 4 процентка артачак.

Иминият пенсиясе һәм аңа карата беркетелгән түләү күләме 2025 ел башыннан 7,3 процентка, 2026 елның февралендә 4,5 процентка, апрелендә 5,5 процентка үзгәрәчәк. 2027 елда түләүләр февральдән 4 процентка һәм 1 апрельдән 4,1 процентка индексацияләнәчәк. Шулай итеп, россиялеләрнең иминият пенсиясе 2025 ел азагына 24 059 сум була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100