Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә яшәүчеләрне смс-кодлар белән алдау схемасы турында кисәттеләр
Мошенниклар яңа алдау схемасы уйлап тапкан. Алар кәрәзле оператор исеменнән шалтырата һәм корбаннарын смс белән килгән кодны әйтергә мәҗбүр итә. Аннары Росфинмониторинг хезмәткәре дип таныштырып, кодны әйткәч саклана торган акчасын югалту куркынычы булуы һәм акчаны куркынычсыз счетка күчерергә кирәклегенә ышандыралар. Бу хакта РИА Новостига SafeTech коммерция директоры Дарья Верестникова хәбәр итә.
Белгеч билгеләп үткәнчә, хәзер мошенниклар код технологиясенең гадилегеннән файдаланып кына калмый, ә гражданнарда үзләрен гаепле тою хисе уятып, куркытырга да омтылалар.
«Смс һәм push-код — безнең заманның төп проблемасы, аңа каршы көрәшергә, тик куркыныч янау турында мәгълүмат биреп кенә түгел, ә иминлек системасы ланшафтын тулысынча үзгәртергә кирәк. Электрон имза базасында сыйфатлы антифрод-системалар белән яраштырып, аутентификациянең һәм раслауның нормаль чараларын кертү мошенниклык гамәлләре өчен мөмкинлекләрне берничә тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк», - дип йомгаклады Верестникова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз