news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә кемнәрнең ике тапкыр арттырылган пенсия алу хокукы булуы билгеле

Ерак Төньякта эшләүче яки яшәүче гражданнар пенсиягә вакытыннан алда чыгу, шулай ук дәүләттән югары күләмдә акча алырга хокуклы. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьевага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Төньяк стаж» белән гражданнар югары пенсия алу хокукына ия. Әмма һәрхәлдә, стажның һәм тиешле пенсия баллары булуын раслау кирәк», - диде Григорьева.

Эксперт сүзләренчә, «төньяк стаж» төп эш урыны буенча, шулай ук ташламалы тәртиптә билгеләнә.

Билгеле бер төбәктә яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр иминият пенсиясенә түләүләрне арттыруга хокуклы, шул ук вакытта аның күләме төрлечә була, диде икътисадчы. Пенсияләрнең бер төренең иминият түләве буенча иң түбән коэффициенты - Карелия Республикасында (1,15), ә иң зурысы Чукотка, Камчатка, Сахалин һәм Якутиянең аерым җирлекләре өчен каралган.

Григорьева өстәп әйткәнчә, иминият пенсиясенең максималь күләме - 32493,33 сум. Бу сумманы тәрбиясендә өч һәм аннан да күбрәк кеше булган 80 яшькә җитүче алачак. Югары түләүне өзлексез алу өчен ел саен Ерак Төньякта эшләү яки яшәү фактын расларга кирәк, дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100