Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә кайбер гражданнарның өстәмә айлык пособие алу мөмкинлеге бар
Россия гражданнарының аерым категорияләренә өстәмә айлык акчалата түләү (ЕДВ) каралган. Бу турыда Россия юристлары Ассоциациясенең социаль һәм икътисади хокукларны яклау комиссиясе башлыгы Оксана Старожильцева «Прайм «агентлыгына сөйләгән. РИА Новости шул турыда яза.
Эксперт белдерүенчә, мондый категорияләргә инвалидлар һәм инвалид балалар, ветераннар һәм һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары, балигъ булмаган яшьтә концлагерьларда һәм геттоларда тоткын булучылар, шулай ук радиация йогынтысыннан зыян күргән кешеләр, Хезмәт геройлары, Россия һәм СССР геройлары, кайбер орден кавалерлары керә.
Әмма бер тапкыр бирелә торган акчаны автомат рәвештә күчерүгә инвалидлык буенча пенсия алучылар гына исәп тота ала, калганнар тиешле гариза биреп, Россия Пенсия фондына яки Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә тиеш, дип ачыклык кертә белгеч.
Социаль айлык акчалата түләүгә (ЕДВ) ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтүчеләргә һәм 80 яшьтән узган кешеләргә даими рәвештә ярдәм итүче гражданнар өчен каралган түләүләрне дә кертергә була, дигән агентлыкның әңгәмәдәше.
«Компенсация түләвенең күләме ай саен 1200 сум тәшкил итә, әмма мөһим шарт – караучы кеше эшсез булырга тиеш», – дип йомгаклаган Старожильцева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз