news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрьдә пенсия түләү графигында үзгәрешләр булачак

Бәйрәм көннәре сәбәпле, ноябрьдә пенсия түләү графигы үзгәрәчәк. Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4-6 ноябрьдә Россиядә ял көннәре була.

«2022 елда 4 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр ял көннәре була. Димәк, бу көннәрдә график буенча пенсионерлар алырга тиешле барлык пенсияләр 4 ноябрьгә кадәр исәпләнгән булырга тиеш», - дип сөйләгән «Прайм» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец.

Шулай итеп, Россиядә яшәүчеләр пенсияләрне вакытыннан алда ала, әмма график буенча түләү көненнән өч көннән дә иртәрәк түгел. Кагыйдә буларак, бу ял һәм бәйрәм көннәрендә банкларның һәм почта бүлекчәләренең эшләмәве белән бәйле.

Әмма «почта бүлеге эшләгән очракта, мисал өчен, 5се пенсия алучыларның аны график буенча үз вакытында алу мөмкинлеге булачак», - дип өстәде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100