Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә яшәүчеләргә кабат IKEA товарларын сатып алу мөмкинлеге булдырылды
Россиянең товарлар илтеп бирү белән шөгыльләнә торган СДЭК операторы үзенең CDEK.Shopping платформасында IKEA товарларын сата башлады. Сайтта товарларның якынча 500 төре исәпләнә.
Платформада йорт өчен тукымадан ясалган әйберләр, савыт-саба һәм җиһаз бар. «Газета.Ru» язуынча, якын арада Россия Федерациясендә яшәүче сатып алучылар өчен балалар җиһазларына, уенчыкларга, кирәк-ярак саклау өчен товарларга заказ бирү мөмкинлеге булдырылачак.
CDEK.Shopping агымдагы елның май аенда чит илләрдән товар сатып алу өчен эшләтеп җибәрелде.
Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлануын хәбәр иткәннән соң Швеция кибетләре илебездә үз эшен туктатты. 15 августта компания товарларны онлайн сатуны төгәлләде һәм Россия сатып алучылары өчен сайтларын япты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз