news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләргә иң зур пенсия кемнәргә тиешлеге турында сөйләделәр

Аеруча авыр һәм җаваплы һөнәрләр вәкилләре, шулай ук Ерак Төньякта яшәүчеләр югары пенсия алырга хокуклы. Бу хакта Иҗтимагый палата әгъзасы, «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.

Федераль дәүләт хезмәткәрләре, космонавтлар, хәрби һәм очу-сынау составы хезмәткәрләре өстәмә пенсия алуга хокуклы, әмма алар өчен дә билгеле бер шартлар бар, диде эксперт. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

«Мисал өчен, 2023 елда дәүләт граждан хезмәте стажы кимендә 18 ел һәм алты ай булырга тиеш», - дип ачыклык кертте Виноградов.

Пенсия исәпләү тәртибе, аның күләме кебек үк, һәр очракта аерым карала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100