Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә яшәүчеләргә дәүләттән 16 мең сум алу хокукы турында сөйләделәр
«Россиянең мактаулы доноры» исемен алучылар 2022 елда дәүләттән 16 мең сум алачак. Бу хакта Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетының бизнес факультеты өлкән укытучысы Дарья Стюрина «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә сөйләде.
Аерым алганда, гражданнарның бу категориясе хезмәт хакын саклап өстәмә ялларга, кан биргән көнне бушлай туклануга хокуклы. Шул ук вакытта, «Россиянең мактаулы донорлары» теләсә кайсы уңайлы вакытта түләүле отпуск, шифаханә-курорт дәвалануына ташламалы юллама, ел саен түләүләр, чираттан тыш медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук төбәк дәрәҗәсендә каралган преференцияләр алырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Стюрина сүзләренчә, төбәкнең мактаулы донорлары шулай ук Хезмәт кодексының 186 маддәсе һәм 125нче Федераль закон нигезендә ташламалар ала. Мисал өчен, Мәскәүнең мактаулы донорлары транспортта бушлай йөри, торак-коммуналь хезмәтләргә һәм даруларга ташламаларга хокуклы, диде ул.
«Санкт-Петербургта Россия Федерациясенең мактаулы донорларына «Хезмәт ветераны» исеме бирелү каралган. Әмма хатын-кызларның хезмәт стажы 20 ел, ә ир-атларныкы 25 һәм аннан да күбрәк булуы шарт», - дип өстәде Стюрина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз