news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләргә 50 мең сумнан артык пенсия алу шартларын атадылар

Россиядә яшәүчеләргә 50 мең сумнан артык пенсия алу шартларын атадылар
Фото: © "Татар-информ"

«Ак» хезмәт хакы алучы россиялеләр кайбер шартларда 50 мең сумнан артык пенсиягә исәп тота ала, дип белдерде «Лента.ру»га хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта РИА Новости яза.

Беренче чиратта, ул космонавтларга, Россия Геройларына һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннарына (ике пенсия алган очракта) тиеш, дип билгеләде депутат.

«Моннан тыш, әлбәттә, хезмәт эшчәнлеге дәвамында югары хезмәт хакы алган, эш бирүче аның өчен зур кертемнәр түләгән кешеләр югары пенсия алырга мөмкин», - дип өстәде Бессараб.

Дәүләтнеке булмаган фондларда ирекле тупланмалары булган кешеләр шулай ук югары айлык түләүгә ия булырга мөмкин, дип сөйләде ул.

Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов октябрь башында Федерация Советында чыгыш ясаганда 2025 елда Россия пенсионерларына түләүләрне инфляция дәрәҗәсенә индексацияләячәкләр, дип белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100