news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яшәүчеләргә 2025 елда социаль пенсияләр арту турында сөйләделәр

Россиядә социаль пенсияләр күләме 1 апрельдән 14,75 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, киләсе ел азагына әлеге түләүнең уртача күләме 15 456 сумны тәшкил итәчәк.

Россиядә социаль пенсияләрне берничә категория гражданнар ала. Беренчедән, бу пенсия яшенә җиткән, әмма иминият пенсиясен алу өчен хезмәт стажы җитәрлек дәрәҗәдә булмаган россиялеләр. Икенчедән, гариза биргән вакытта хезмәт стажы булмаган инвалид гражданнар. Өченчедән, мондый түләү әти-әнисенең берсен яки икесен дә югалткан ятимнәргә, балигъ булмаганнарга, шулай ук көндезге уку бүлегендә белем алучы 23 яшькә кадәрге студентларга каралган, дип яза «Радио 1».

Элегрәк Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Никита Чаплин киләсе елда пенсиягә өстәмә түләүләр алу тәртибе ничек үзгәрәчәге турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100