news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яшәүче 90 процентка якын кешенең шәхси мәгълүматлары ачылган

Хәзерге вакытта Россиядә яшәүче 90 процентка якын кешенең мәгълүматлары ачылган. Саклык банкының идарә рәисе урынбасары Станислав Кузнецов шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, шәхси мәгълүматларга бәйле вазгыять зур борчу уята. «3,5 миллиардка якын юл ачык файдалануда, биредә 90 процентка якын кешенең мәгълүматлары хакында сүз бара», - диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, 2023 ел һәм 2024 елның беренче өлеше нәтиҗәләре буенча моңа кредит оешмалары гаепле түгел. Аның сүзләренчә, мәгълүматларның 2 процентка якыны алар «ярдәмендә» ачыла. «Мәгълүматларның ачылуында интернет-кибетләр, шулай ук (монысы бик гаҗәп) медицина учреждениеләре төп рольне уйный», - дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot